Чишмә ветеранына Президент котлавы килде.

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын аулларын дәвам итә. Ноябрь аенда гына да районда җиде юбиляр – 1 сугыш инвалиды һәм 5 тыл хезмәтчәне Президент котлавын алган.
Чишмә авылында яшәүче   Бөек Ватан сугышы инвалиды Минтаһир ага Ибраһимов шәхси котлауны нәкъ үзенең гомер бәйрәме – 90 яшь тулган көнендә, 12 ноябрьдә кабул итеп алды. Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җитәкчелегендәге делегацияне Минтаһир ага үзе каршы алды. Гомер бәйрәме көнне Әсхәт Габдуллин юбилярга РФ, ТР Президентларының һәм шәхсән район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын да җиткерде. Кадер-хөрмәткә, игътибарга сөенгән Минтаһир Ибраһимов хәтер дә яңартып алды. 1924 елның 12 ноябрендә Октябрь районы Иске Зирекле авылында туган Минтаһир ага сугышка кадәр колхозда эшли. Ә аннан сугыш башлангач, 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1943-1945  елларда ул Балтыйк буе фронтында 36172нче хәрби частьта автоматчы булып хезмәт итә. Рядовой Минтаһир Ибраһимов Балтыйк буен азат итүләр вакытында яралана.  Ватан сугышы ордены һәм “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
– Минем язмышым чордашларымныкы сыман инде. Сугыш елларын күз яшьләресез искә дә ала алмыйм. Ходай аны беркемгә күрсәтмәсен. Шул яшемә җитүемә бик шөкер, – ди ветеран
Сугыштан соң  туган ягына кайтып төпләнә. 30 ел хәрбиләштерелгән сак бүлегендә, 10 ел Нурлат бораулар эшләре идарәсендә су-насос җайланмасы машинисты булып эшли. Тормыш корып  хатыны белән ике ул тәрбияләп тормыш юлына бастыралар. Бүген инде бабай 5 оныгына 6 оныкчыгына сөенеп яши. 55 ел гомер иткән җәмәгате моннан 5 ел вафат булгач, ветеран олы улы Йосыф һәм килене Римма гаиләсендә яши. Римманың бу йортка килен булып төшүенә дә 37 ел гомер узган инде. Чишмә авылының иң өлкән кешесе булган Минтаһир ага үзенең озын гомерле булуын сәламәт яшәү рәвеше алып баруында күрә. Чаңгы һәм велосипедтан төшүенә дә 4 ел гына әле.
– Сабыр, түзем булырга, игелек кылып яшәргә кирәк, – ди бабай. – Аннан хәмер белән мавыкмадым. Һәм һәрвакыт диндә булып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыштым.
Минтаһир бабайның оныклары – сын ватан сакчылары, ике оныгы контракт нигезендә корабльдә хезмәт итә икән, ә менә оныгының улы, 2нче сыйныфта укучы  Русланга бабасыннан спорт сәләте күчкән. Бүген ул кикбоксинг, тхэквондо буенча матур  күрсәткечләр белән сөендереп тора. Гомумән, Минтаһир аганың гаиләдә абруе зур. Балалары зур эшләр башлаганда аның киңәш-уңышына таяналар, ә кечкенә оныкчыклары бабайларының әкиятләр сөйләгәнен яраталар. Йорт алдында алары өчен махсус балалар мәйданчыгы да ясап куйганнар. Бабайлары да җәй көннәрендә балаларның ду килеп уйнауларын күзәтергә шунда чыгып утырырга ярата икән.
Ә юбилей көнендә Минтаһир ага бу көннәренә җитүенә янә шөкерана кылды. Оныклар шалтыратып хәл белешә, килене Римма белән улы Йосыф  мул табын әзерләгәннәр. Олы кеше өчен игътибар, кайгыртудан башка тагын нәрсә кирәк соң!?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International