Нурлат нефтьчеләренең сәламәтлеге күзәтү астында.

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Нефтьчеләр сәламәтлек пунктында гриппка каршы вакцинацияләүне тулысынча башкарып чыкканнар.
–План буенча без 300 кешегә прививка ясарга тиеш идек,–ди пункт мөдире Маргарита Крайнова.–Быел прививканы “Инфлювак” (Нидерланд) гриппка каршы вакцинасы белән үзвакытында башкарып чыктык.
Шул ук вакытта сәламәтлек пунктында 36 яңа эшли башлаган кешегә талпан энцифалетына каршы да прививка ясаганнар. “ФСМЕ-ИММУН” Австрия препараты нәтиҗәлелеге белән аерылып торган заманча препарат, диләр пункта, һәм әлеге авыруга каршы прививкалау яз көне дәвам итәчәк икән.
 Сәламәтлек саклау пункты кыр шартларында һәм урман зоналарында эшләүчеләр арасында геморрагик бизгәккә каршы профилактик эшләр дә үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International