Нурлатта шәһәр һәм район сессияләре үтте.

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Бүген Нурлат муниципаль районы Советында шәһәр Советының 35нче, район Советының 44нче сессияләре үтте.
Шәһәр сессиясен  шәһәр Советы рәисе урынбасары Роман Чахмахчев алып барды, аның эшендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнашты.
Көн тәртибенә физик затларның милкенә салым, җир салымындагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр куелган иде.
Район Советы рәисе урынбасары Флюра Ногманова алып барган район сессяисендә барлыгы 10 мәсьәлә каралды.
Барлык мәсьәләләр буенча да депутатлар бартавыштан карарлар кабул иттеләр. Алар белән Нурлат муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International