Сөйләшер темалар актуаль иде.

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе
Әле кар төшмәгән, әмма районда инде яңа 2015 елны каршылауга әзерлек башланды. Бүген, 3 ноябрьдә район башлыгы Равил Кузюров үткәргән иртәнге планеркада катнашучыларга бу хакта информацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина ясады, план нигезендә каралган чаралар өчен җаваплыларны атады. Район һәм шәһәр территориясендә җәмәгать иминлеген саклау чараларын көчәйтү турында Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Дмитрий Фомин чыгышыннан соң район башлыгы Равил Кузюров:
–Районда җәмәгать тәртибе,  халыкның иминлеге тәэмин ителгән булырга тиеш,–дигән таләпне куйды һәм бу эштә полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружиналары көче тулысынча җәлеп ителергә тиешлегенә басым ясады. Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне электрон тәртиптә башкару темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Район башкарма комитетының эшләр идарәсе начальнигы Ралия Ханиева бу юнәлештә эшләрнең торышына анализ ясады, куллану механизмын экранда гамәлдә тәкъдир итте. Район башлыгы әлеге уңайлыкны торомышка кыюрак кертергә киңәш итте. Сөйләшү барышында Равил Әфраимович бюджет средстволарын сакчыл һәм максатчан тоту темасына да кагылды. Планерка исә муниципаль хезмәткәрләр арасында үткәрелгән Спартакиаданың зона этабында район командасына 3 урынны китергән иң актив спортчыларга Грамоталар тапшыру белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International