Нурлат хаҗилары очрашу үткәрде.

2014 елның 31 октябре, җомга
Бүген, 31 октябрьдә районда хаҗилар очрашуы үтте. Чара ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром- Зүзәйнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин оештырган корбан ашы кысаларында узды. Хаҗилар белән очрашу танып-белү җәһәтеннән,  бигрәк тәрбияви максатлардан оештырылды, әлбәттә. Андагы һәр сүз, һәр чыгыш күңелгә барып җитәрлек итеп, ихлас һәм уйландырырлык итеп яңгырады.
– Кайбер мәчетләрдә мондый очрашуларны алдагы елларда уздырсак та, район күләмендә болай зурлап җыелу беренче тапкыр, - диде район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.
Очрашуга җыелган 100гә якын кеше – хаҗилар әлеге изге сәфәр хакында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз гыйлемнәре белән бүлештеләр. Мөхтәсибәт мондый чараны традициягә кертмәкче. “Гомумән, планнар бихисап. Алга таба районның эшмәкәрләре, педагоглары белән дә шундый очрашу-аралашу чаралары оештырмакчы булабыз”, – ди Айрат хәзрәт.
Очрашу мул табыннар артында аралашып дәвам итте. Райондашлар әлеге чарадан рухи азык алып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International