Нурлат районының контроль-хисап палатасы 18 тикшерү үткәргән.

2014 елның 31 октябре, җомга
Быел Контроль-хисап палатасы 18 тикшерү үткәрде. Палата бюджет законнарын үтәү, бюджет тарма-гында, муниципаль ихтыяҗларга товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда, муниципаль милекне һәм җир ресурсларын файдаланганда законнар бозылуны профилактикалау һәм булдырмау буенча эш алып бара. Контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, прокуратура белән килешү нигезендә, алар асылда бюджет учреждениеләрен һәм ТКХ тармагындагы кайбер коммерция предприятиеләрен тикшергәннәр. Әлеге тикшерүләрнең барлык актлары да, нинди генә нәтиҗәгә карамастан, прокуратурага тапшырыла. Ачыкланган кагыйдә бозулар бюджет средстволарын максатчан файдаланмауга кагыла. Кайбер авыл җирлекләрендә бюджет классификациясе коды дөрес булмаган сатып алулар башкарылган. ТСЖларда товарларны кулдан түләп сатып алуларны дәвам итәләр, биредә исә күчерү юлы белән исәпләшү мөмкинлекләре дә бар. Мондый закон бозулар средстволарны контрольсез сарыф итүгә китерә. Әмма мондый гамәлләр сизелми калмый. Ачыкланган закон бозуларның күләме узган елда гына да 4600 мең сум тәшкил иткән, ә 1360 мең сумлык средстволар кире кайтарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International