Нурлат районы коррупция турында сораштыруга кушылды.

2014 елның 31 октябре, җомга
Бүген районда коррупция турында шәхси сораштыру үткәрелә. Бу көннәрдә сораштыру кәгазьләре авыл җирлекләренә таратылды. Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Федор Терентьев билгеләп үтүенчә, нәтиҗәләрне 9 декабрь, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә ясарга планлаштыралар. Барлык нурлатлылар да Нурлат муниципаль районының рәсми сайтында сораштыруда катнаша ала. Аның нәтиҗәләре район газетасында басылып чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International