Мәктәпләрдә каникуллар башлана

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
3 ноябрьдән 9ынача районда 6 меңнән артык укучы көзге каникулда булачак. Мәктәп җитәкчелекләре, район мәгариф идарәсе белгечләре балаларның көзге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итәргә ниятлиләр. Каникуллар алдыннан район мәгариф учреждениеләрендә
“1 сыйныф укучыларына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит!” акциясе узды. Моннан тыш, ЮХИДИ, янгын күзәтчелеге службалары хезмәткәрләре
укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр.
– Иң мөһиме, бу чорда балаларны телевизор һәм компьютердан беразга арындырып тору, - ди район мәгариф идарәсе методисты Эльмира
Шагаева. – Шуңа мәктәпләр ял чорында төрле чаралар, экскурсияләр оештыра. Каникул чорында иң популяр вариант – лагерь. Бер атна
дәвамында 7 шәһәр һәм 13 авыл мәктәбе 580 балага мәктәп яны лагеренда ял тәкъдим итә. Ул балаларны тукландыру, төрле экскурсияләр, чараларны үз эченә ала. Моннан тыш, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аша алынган юлламалар белән балалар “Нурсан” санаторий-профилакториендә сәламәтлекләрен ныгытачак. Мәктәпләр ата-аналар комитетлары белән берлектә Казан шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәтләр дә оештырачак икән. Каникулларның чараларга иң бай көне 4 ноябрь – Бердәмлек көне. Бу көнне  мәктәпләрдә “Бергә булганда җиңелмәячәкбез” дип аталган спорт эстафеталары, 2нче, 4нче мәктәпләренең СМС-балалар отрядлары шәһәрдә “Без – Россия гражданнары” дип аталган акция оештырачаклар. Моннан тыш, рәсемнәр конкурсы да узачак. 5–7 ноябрьдә мәктәпләрдә көзге баллар, КВНнар, очрашулар планлаштырылган. Ә өлкән сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнәчәк. Чөнки 11нчеләр өчен беренче сынау – Бердәм инша язу көне ноябрь азагына билгеләнгән. Һәр мәктәптә план нигезендә түгәрәкләр, спорт заллары эшләячәк. Егоркино
һәм Елаур укучылары каникуллар чорында “Без бергә!” дип аталган республика фольклор фестивалендә Нурлат данын якларга планлаштыра.
Кыскасы, каникулда рәхәтләнеп ял итеп, II чирекне башлап җибәрергә көч җыяр өчен мөмкинлекләр җитәрлек булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International