Көзге боз хәтәр

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын көзге боздан ерак торырга чакыра. Коткаручылар 7 сантиметрдан да юкарак бозга кергән өчен административ штраф түгел, гомерегез белән түләргә туры  килмәсен дип кисәтә. Кисәк суыту аркасында Татарстанның елга-күлләре тиз арада боз белән капланды. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, 26 октябрьдән бирле республикада көн саен боз астына төшеп китү очраклары теркәлә. Бу исемлеккә, нигездә, балыкчылар һәм юлны кыскартырга теләүчеләр керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International