Нурлат урманчылыгы елны төгәлләгән

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Дөресрәге, “Нурлат урманчылыгы”  2014 елга билгеләнгән урманнарны саклау һәм яңарту буенча эшләр комплексын тулысынча үтәп куйган. Әлеге комплекста каралганча,  66 гектарда урман үсентеләре утыртканнар, 600 гектарда урман культураларын карау үткәргәннәр, шактый мәйданда урманнарны яктырту-чистарту эшләре башкарганнар алар. Хәзер урманчылар киләсе елга контракт төзүгә әзерләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International