Бер бәйгедән – өч чемпион

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Нурлатның яшь кикбоксчылары шул көннәрдә Ульян шәһәренең ачык беренчелегендә катнашып кайттылар.
Ульянда узган әлеге турнирда барлыгы 200ләп яшь спортчы рингка чыккан. Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Евгений Казаев шәкертләренең өчесе беренчелектән җиңүче исемнәре яулап кайттылар. Шул рәвешле, Ильяс Хөснетдинов, Дмитрий Булатов һәм Булат Шәйдуллин үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны  алдылар. Тагы бер яшь кикбоксчы Илья Михайловка исә бу турнир тәҗрибә туплау ягыннан мөһим иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International