Районда кыр батырларын бүләкләү дәвам итә

2014 елның 8 августы, җомга
Бүген район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм районның талантлы җыр-моң осталарыннан торган агитбригада  “Южная” агрофирмасы җәмгыятенең кыр хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясады. Агитбригада әгъзалары кыр батырларына җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, татар, рус, чуваш телләрендә иң матур  җырларын  багышладылар. Игенчеләр чәчтараш хезмәтләреннән дә файдалана алдылар. 
Шунда ук кыр батырларын бүләкләү дә булды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары Николай Казаков белән Владимир Черновка район башлыгы исеменнән  Мактау грамоталары һәм 3әр мең сумлык сертификатлар тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International