Шәхси хуҗалыкларга савым аппаратлары өләшү дәвам итә

2014 елның 8 августы, җомга
Кичә, 7 август көнне, Иске Әмзә авылында яшәүче 6 гаилә дә район башлыгы Равил Кузюров кулыннан саву аппаратлары алды. Гыймалетдиновлар, Ногмановлар, Шәйдуллиннар, Гафиятуллиннар, Сәгыйровлар һәм Гатиннар –  авылның күпләп  мөгезле эре терлек асраучы гаиләләре. Мәсәлән, Шамил һәм Рәмзия Гатиннар гаиләсендә савым сыерлар гына да 8 баш исәпләнә, Навил һәм Лилия Гыймалетдиновлар исә 6 баш сыер асрыйлар. Алар да, башка гаиләләр дә хуҗалыкта бик кирәкле булган әлеге бүләкләрне рәхмәт белән кабул иттеләр. “Савым аппаратлары да биргәч, терлекләр санын тагы да арттырмыйча булмас”, - дип, матур ниятләрен дә җиткерде авыл халкы. 
Кичә Колбай Мораса, Иске Әлмәт авыл җирлекләрендә яшәүче күпләп терлек асраучыларга шундый ук саву аппаратларын район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International