Район кырларыннан 46 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган

2014 елның 8 августы, җомга
Кичәге көнгә район кырларыннан 46 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Хуҗалыкларда нигездә уҗым культуралары суктыралар, бу эш
80 процентта башкарылган. Район буенча уртача уңыш 27, 6 центнер тәшкил итә.
Районда урак белән бер вакытта җир эшкәртү һәм уҗымнар өчен җир әзерләү эшләре дә дәвам итә. Быел бездә уҗым культуралары 19 мең гектарда чәчелер дип көтелә. Кичәге көнгә барлыгы 15 мең гектардан артык җир әзерләнгән. Хуҗалыкларда уҗым чәчүгә 15 августтан соң
керешергә ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International