Новгород егете Нурлат турнирын үз итте

2014 елның 8 августы, җомга
Күптән түгел Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды. Әлеге традицион бәйге Нурлатта тугызынчы тапкыр үткәрелде. Быел ярышлар өч категориядә узды. Ир-атлар арасында I урынны Михаил Безруков яулады, Григорий Ермолаев һәм Әнвәр Насыйбуллин II–III урыннарны бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Җәмилә Мингалиева җиңү яулады, 2нче мәктәптән Анастасия Калукова – II, Венера Миннеханова III урыннарны алдылар. Яшүсмерләр арасында барган көрәштә Тимур Сәхабетдинов җиңеп чыкты. Шунысын да әйтик, җәен әби-бабасына Түбән Новгородтан кунакка кайтучы Тимур узган ел да бу турнирда беренче урын алган иде. Бу категориядә II-III урыннарны 4нче мәктәп укучысы Марсель Моталлапов һәм гимназист Айнур Билданов бүлештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International