“Заречный”да 4нче сменаны ачу тантанасы балалар өчен коррупциягә каршы квест белән дә истә калачак
2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бу көнне лагерьда җанлы атмосфера хөкем сөрде. Төрле яшьтәге балаларны үз эченә алган “Панды” һәм “Тигрята” командалары коррупциягә каршы рәсемнәр, плакатлар ясады, РФ һәм ТР законнары буенча белемнәрен күрсәтте. Бу уенда балалар ун контроль ноктаны узарга тиеш иде.
– Чара төрле яшьтәге балаларга коррупциягә каршы белем бирүне күздә тота, – ди район башлыгның коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Федор Терентьев. – Яшь буынга юридик грамоталылыкны уеннар, күңел ачу чаралары формасында сеңдерү аларның аңында