Нурлатта тагы 40 баланы беренче сыйныфка җыйдылар

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген “Нурлатнефть” НГДУсында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында булачак 40 беренче сыйныф укучысына предприятие начальнигы Илгиз Салихов исеменнән мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырдылар. Әлеге чара шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән залда тантаналы шартларда үтте. Башта балаларга мультфильмнар күрсәттеләр, аннан дулкынландыргыч мизгелләр җитте: яшьләр лидеры Гөлназ Сәлахова алар арасында викторина үткәрде, балалар мәктәп турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International