Район Советында хокук бозуларны профилактикалау турында сөйләштеләр

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Кичә, 5 августта, Нурлат муниципаль районы Советында районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең VI утырышы үтте. Утырышны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова алып барды. Социаль мошенниклыкны профилактикалау һәм тикшерү темасына РФ МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Илдус Тямаев чыгыш ясады, ул шунда ук элегрәк хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынучы җинаятьләрне профилактикалау буенча да мәгълүмат бирде. Аның чыгышын  МРСО җитәкчесе Руслан Харитонов тулыландырды.  Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтканнарны ресоциализацияләү хакында сөйләшүне җинаятьләрне үтәтү инспекциясе һәм полициянең участок уполномоченныйлары вәкилләре дәвам итте. Азактан комиссия әгъзалары 2015-2017 елларга комплекслы яңа программа проекты турында фикер алыштылар. Флюра Рәшитовна “ТНП-Зүзәйнефть”, 2нче мәктәп, коррекцион интернат-мәктәп  һәм элеватор вәкилләренә җәмәгать тәртибен саклау буенча халык дружиналарының эшен яхшы  оештырган өчен Мактау грамоталары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International