Бүген, 5 августтан “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда мөселман сменасы эшли башлады. 5–22 августка кадәр барачак сменада барлыгы 49 бала ял итеп, дин нигезләрен үзләштерергә җыена.
– Икенче ел рәттән узучы дини сменада ир балалар һәм кыз балалар өчен төркемнәр булдырдык, - район мөхтәсибе урынбасары Абдулла хәзрәт Мостафин. – Каникуллар башында дини лагерьлар районыбызның 40 авылында эшләгән булса, хәзер масштабны зурайтырга булдык. Балалар өчен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы программа булдырдык. 17 көн эчендә балалар дин нигезләре, вәгазь һәм пәйгамбәрләребез тарихына багышланган темаларга укулар узачак.