Мәктәпләр уку елына әзер

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Узган атнада районның өч мәгариф учреждениесе – Яңа Иглай, Төрнәс урта һәм Кәкре Атау башлангыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген Республика комиссиясе тикшерде. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы белгече, Кама аръягы занасына караган 7 районның мәгариф идарәләре җитәкчеләре кергән комиссия әлеге мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча яхшы бәя бирде. Комиссия вәкилләренә аеруча 2 укытучы һәм 1 техник хезмәткәрне берләштергән Кәкре Атау мәктәбенең баряклап әзерлеге ошады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International