Урак көндәлеге

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында соңгы коры көннәрне максималь файдаланып эшләделәр.Кичә бер көн эчендә  “Южная” агрофирмасында 333 гектарда, “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында 188 гектарда игеннәрне суктырырга өлгергәннәр. “Агро-Развитие” һәм “Нурлат сөте” җәмгыятьләрендә дә суктырылган мәйданнар 100әр гектардан артыграк булган. Кичәге көнгә район буенча урак башыннан бирле суктырылган мәйданнар 11167 гектар (27%)  тәшкил итте. Хуҗалыклар буенча “ИРС”лылар алда – аларда барлык мәйданнарның 48 процентында урып-җыю үткәрелгән, “Сөләйманов Ә.И”дә бу күрсәткеч  – 34, “Агро-Развитие”дә- 33, “Южная” һәм “Нурлат сөте”ндә  – 30ар, “Тулпар-Агро”да – 28, “Космос”та – 24, “Колос”та 15 процент тәшкил итә. Ә менә “ВЗП Билярск”та барлык мәйданнарның 3 процентында гына урып-җыю үткәрелгән әле. Иң зур уртача уңыш “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында, биредә бер гектардан 33,6 центнер уңыш җыялар, икенче урында -  32,9 центнер белән “Нурлат сөте” җәмгыяте.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International