Күпфункцияле үзәк авылларга чыкты

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Июль башыннан бирле Нурлатның күпфункцияле үзәге район авылларында яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә. Хәзер авыл халкы үзәк белгечләренә төрле сораулар белән үз торак пунктларыннан чыкмый гына да мөрәҗәгать итә алалар. 
- Халкы 1000нән артып киткән 12 авыл җирлегендә  үзәкнең  ерагайтылган тәрәзәләре  эшли. КФҮнең универсаль белгечләре вазифалары  авыл җирлекләре башкарма комитеты бухгалтерларына йөкләнде. Алар өчен  июль башында укулар оештырдык һәм хәзер алар үзәкнең автоматлаштырылган мәгълүмати системасында да актив  эш алып баралар.  Халкы 1000нән кимрәк булган авыл җирлекләренә исә КФҮнең универсаль офисы чыга. Район башлыгы Равил Кузюров раслаган график буенча безнең үзәкнең мобиль офис бригадасы  авылларга барып,  халыктан гаризалар кабул итә. 
Әлеге үзгәрешләрнең авыл халкы өчен тагы бер уңайлыгы бар: универсаль белгечләр төрле хезмәтләр буенча гаризалар кабул итеп кенә калмыйлар, әзер документларны яңадан авылга китереп тә бирәләр. Шуңа да, авыл халкы арасында универсаль белгечләр һәм мобиль офис хезмәтләре популярлаша бара. Шул вакыт эчендә мобиль офис хезмәтләреннән генә дә 60тан артыграк авыл кешесе файдаланырга өлгергән. Ә офисның авылларга чыгу графигы белән Нурлат муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International