Нурлатта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Пилот проекты кабул ителде

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Кичә, 30 июльдә “Нурлат муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү динамикасын күтәрү” пилот Проектының Попечительлек советы утырышы булды.
Утырыш эшендә район башлыгы Равил Кузюров катнашты. 
Түгәрәк өстәлгә җыелган районның бизнес җәмәгатьчелеген Пилот проекты белән аның авторы – республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре Ассоциациясен үстерү буенча вице-президент Рафикъ Шәйхетдинов таныштырды. Проектта исә Нурлат муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш динамикасы, кече һәм урта эшмәкәрлекнең эчке базардагы динамикасы, эшмәкләрлекне үстерү потенциаллары һәм мөмкинлекләре чагылдырылган иде. Шулай ук анда Проектны гамәлгә ашыру стратегиясе һәм быелның II яртыеллыгына эшләр программасы да китерелгән. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Проект турында фикер алышуда актив катнаштылар һәм ахыр нәтиҗәдә аны кабул иттеләр. Район башлыгы Равил Кузюров та Проектка карата үз фикерләрен җиткерде һәм эшлекле тәкъдимнәрен дә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International