Бәхет йозакка бикләнгән

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Нурлатның тимер юл күперендә “бәхет йозаклары” пәйда булды. Хисләрен шулай белгертү гашыйклар арасында аерата популяр хәзер. Еш кына бу күренеш туй тантанасының бер йоласына да әверелә әле. Чөнки бәхет йозаклары элү традициясе бик борынгыдан килгән гадәт.
Кайчандыр кияү һәм кәләш мәхәббәтләрен һәм никахларын тасвирлаучы йозакны бергәләп бикләгәннәр дә, аны берәү дә ачып
мәхәббәтләрен җимерә алмасыннар өчен, ачкычларын коега ташлаганнар. Шул көннәрдә без Нурлат күперендә 13 бәхет йозагы
санадык. Нәниләре дә, зур амбарныкылар да, кодлылар да бар араларында – аңлавыбызча, “мәхәббәт сакчыларының” зурлыгы, авырлыгы да, төс-кыяфәте дә мөһим түгел икән. Бары тик хыяллар гына чынга ашсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International