Әбунәчеләр “корпоративы”

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Егоркиноның үзәк урамнарына “корпоратив” почта әрҗәләрен күптән куйганнар инде, кайберәүләр аларның кайчан барлыкка килгәнлеген дә
хәтерләмиләр. Бүген биредә район газетасын 184 кеше алдыра, ул һәр йортка диярлек килә. Авыл зур, ә хат ташучы берәү генә. Һәм почта әрҗәләрен шул рәвешле җайлау аның авыр хезмәтен бераз җиңеләйтә. Чөнки “районка”дан тыш, биредә үзәк матбугатны да, төрле журналлар да яздыралар бит. “Без күндек инде. Әрҗәләр өйләрдән ерак түгел, газеталарны эшкә барган чакта алабыз. Почтаны вакытында тараталар. Корреспонденцияләрнең югалган очраклары юк әле. Кайчак үзебез оныткалыйбыз да, икенче көнне алабыз”, – ди укучыбыз педагог-ветеран Андрей Терентьев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International