Нурлат конструкторы лимузин ясамакчы

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Нурлатлы Сәфәргали Нигъмәтҗанов балачак хыялын үзе гаилә коргач, 27 яшендә тормышка ашыра: совет машинасын үз куллары белән үзгәртеп, кабриолет руле артына утыруга ирешә ул.
– Машина, техникага бала чагымнан ук үлеп гашыйк мин, – дип сөйли Сәфәргали Бариевич. – Кечкенә вакытта әтиемнең шофер булуын бик теләдем, әмма ул балта остасы иде. Миңа исә төрле детальләрдән берәр нәрсә әмәлләү теләге һич тә тынгы бирмәде. Машина ясыйбыз, дип абыйсы Рөстәм белән тимер-томыр өеменнән детальләр дә ташый башлыйлар алар, әмма әлеге ниятләре шул көе хыялда гына кала.
– Әлбәттә, мин бу ниятемнән һич тә баш тартмадым, – дип дәвам итә Сәфәргали Нигъмәтҗанов.
– Телевизордан хәрби парадларда маршаллар, генералларның түбәсез затлы машиналарда үтүләрен кызыгып карый идем, монысы да үзенчә этәргеч биргәндер инде. Шуңа да 1989 елда 200 сумга иске марка, бөтенләй эштән чыккан “Запорожец” сатып алдым һәм эшкә керештем.
Халык телендә, “бөкре” дип йөртелгән иске “Запорожец”ны Сәфәргали аякка бастырып кына калмый, бер атна эчендә төрле детальләр белән баета, түбәсен кисеп ата да күз явын алырлык кабриолет әмәлләп куя. Сәфәргали яңа кузовлы автомобильгә беренче “тест-драйв”ны үзләре яшәгән Шашин урамында үткәрә. Нурлатлыларның шактые 1989 елның җәй-көзендә “Алмалык” ягына еш җилдерүче түбәсез
машинаны бүген дә хәтерлиләрдер әле.
– Рәхәтләнеп дачабызга йөрдек, – ди кабриолет хуҗасы. – Шашин урамына беренче сынауга чыккан көнне дә кызык карарга килүчеләр күп булды. Дачага йөргәндә дә борылып-борылып карап калалар, имән бармакларын өскә күтәреп,
соклануларын белдерүчеләр дә бар иде.
– Мине эшкә элеваторга да илтеп йөргәләде әле, анда да бөтенесе могҗиза карарга чыгалар иде, – дип кушыла сүзгә Сәфәргалинең тормыш иптәше Әминә ханым. – Әмма, безнең өчен бөтенләй ят нәрсә булгангадырмы, утырып карарга читенсенәләр иде.
Сәфәргали Нигъмәтҗановның конструкторлык хикмәтләре моның белән генә чикләнми икән. Аның кулы аша үткән машиналар арасында йөз-кыяфәтләрен генә түгел, бөтенләй билгеләнешләрен үзгәрткәннәре дә бар әле. Моннан берничә ел элеке гадәти “Ока”дан кар төрт-
терү техникасы ясый ул. Искерәк кенә “Ока” сатып алып, тиешле детальләр ярдәмендә аңа төрттергеч көрәк тага, алай гына да түгел, машинаның түбәсенә барлык юл техникасына тиешле булган танып белү һәм кисәтү фараларын да беркетә әле. Йорт тирәсенә яуган карны шуның белән күз ачып йомганчы чистартып чыга иде, ди Әминә ханым. Сәфәргали Бариевич ясаган техникасын “коллекцияләп” ятмый: “кабриолет-запорожец”ка да ия табылган, “Ока”сы Чулпан карларын төрттерә хәзер.
Әмма ишегалдындагы “автопарк” әле дә буш түгел. Бүген монда Сәфәргалинең тулысынча үз кулы белән ясаган, әле исеме дә “кушылмаган” өр-яңа трактор, аның янәшәсендә үк буявы да сеңеп бетмәгән тагы бер кабриолет – “Ока” басып торалар. Болай да бәләкәй “Ока” ярты метрга кыскарып, “кабриолет”ка әверелгәч, бөтенләй уенчык машина сыман тоела, әмма җил туздырып йөри. Дөрес, шәһәр урамнары буйлап әлләни җилдереп булмый, ди.
– Техника конструкциясен үз белдегең белән үзгәрткән өчен, юл инспекторларының бәйләнүе ихтимал, – дип аңлата Сәфәргали.
– Шулай да үз урамыбызда йөргәлибез, оныгымны бакчага илткәләгәнем бар. Оныклары Айназ “яңа кабриолет”ка үз төзәтмәләрен дә кертергә кушкан әле: бабай, моның ишеге юк бит, ишек ясарга кирәк, ди икән. Хәер, машинаны камилләштерәсе бар әле, ди Сәфәргали үзе дә.
– Кечкенә мотор куеп, автомат рәвештә ачылып-ябылучы брезентлы түбә ясарга уйлыйм, – ди ул.
Нурлат конструкторының чынга ашырасы хыяллары тагы да бар әле: ике “Волга” машинасыннан лимузин ясамакчы ул, иске марка “УАЗ-469”дан куәтле кар төрттергеч әмәлләргә дә исәбе бар. Бу атнада исә Сәфәргали Нигъмәтҗанов үзенең “автопаркын” Дуслык бәйрәмендә нурлатлылар хозурына тәкъдим итмәкче. Киләсе елга сабантуйга чыгарга да планлаштырып тора, димәк, нурлатлыларның кабриолетта йөрисе көннәре алда әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International