Район хуҗалыклары уракка төштеләр

2014 елның 18 июле, җомга
Уракка беренчеләрдән булып “Сөләйманов Ә.И”, “Южная” һәм “АгроРазвитие” хуҗалыклары чыкты. “АгроРазвитие”нең Якушкино янындагы бодай басуы ерактан ук күзгә ташлана. Гәрәбәдәй сары төскә күмелгән 120 гектарлы кырның бер башыннан бер башына әйләнгән 8 комбайн, алар артыннан ияргән “КамАЗ” машиналары умарта күчен хәтерләтә. Көздән чәчеп калдырылган “Малахит” сортлы бодай басуы дымны җитәрлек туплап калган булган, күрәсең – тип-тигез булып үскән бодай башаклары тулышып аска иелгән.
- Гектарына 30 центнер чыга, - ди хуҗалыкның баш агрономы Андрей Светкин. – Быелгы ел өчен начар түгел. Орлыкның сыйфатлы булуы да, агротехник чараларның вакытында үткәрелүе нәтиҗәсе дә бу. Басуда эшләүче комбайнчылар да килешә баш агрономның фикере белән. Шөкер, уҗым культуралары уңышы биредә генә түгел, башка урыннарда да шулай яхшы күренә. Шуңа да кәефләре көр. Районда быел 41 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп-алу бурычы куела.
- Икмәк булгач, эшлисе килеп кенә тора. Карагыз әле, ничек тигез булып өлгергәннәр, - ди менә инде ничә еллар рәттән басуга беренчеләрдән булып чыгучы Владимир Миронов та. Үзенең “АКРОС”ы белән 8нче сезонын башлый комбайнчы. Ә авыл хуҗалыгында эшли башлавына 28нче ел икән инде. Ул да, хуҗалыкның башка комбайнчылары да игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышачакларын әйтәләр. Эш күләме кечкенә түгел – хуҗалыкта урып-җыю эшләрен 4500 гектарда үткәрәсе бар. Шуңа да бу басуда эшне көн ярымда тәмамлау белән барысы бергәләшеп янәшәдәге икенче бер бодай басуына күченделәр комбайнчылар. Урак өсте шулай күмәкләшеп эшләгәнне ярата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International