Тавыш бирергә онытмагыз!

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
“Tatarvideo-2014” видеороликлар Бөтенроссия ачык интернет-конкурсында безнең “Нурлат” ТРКсы видеооператорлары да катнаша. Илшат Сатдаров, Инсаф Миннеханов, Рамил Шәйдуллин видеосюҗетларын конкурска юллаганнар инде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган әлеге конкурста 21 июльдән 31енә кадәр интернет-тавыш бирү юлы белән уңышлы эшләр сайлап алыначак. Җиңүчеләр 30 август–Республика көнендә игълан ителәчәк. Якташларыбызның җиңүе өчен безнең актив тавыш бирүебез бик тә кирәк булачак. Бөтендөнья татар конгрессының сайтында урнаштырылган эшләр арасында үз егетләребез сюҗетларын карап, тавыш бирик әле!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International