Егетләр армиягә китеп бетте

2014 елның 15 июле, сишәмбе
15 июльдә язгы чакырылыш кампаниясе төгәлләнде. 
Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты әлеге чакырылыш кампаниясен 100 процентка үтәгән.
- План нигезендә бу чакырылышта барлыгы 100 егетне армия сафларына озаттык, - ди хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Илдус Мазияров. – Нурлат егетләре төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр – коры җир гаскәрләренә, диңгез флотына, һава десантына эләгүчеләр дә бар. Егетләребез Ерак Көнчыгыш, Калиниград, Севастопольдә  хезмәт итәчәк. Призывникларның 15е армиягә югары белем белән китте. Аннан бу чакырылшта 39 егет машина йөртүчегә укып, “права”лар алып китәргә дә өлгерде. 
Зилия Әксанова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International