Рейд белән - гаиләләргә

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Район авыллары буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә рейдлар үткәрелә. Полициянең участок уполномоченныйлары, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, КДН, ПДН вәкилләре катнашындагы комиссия Елаур һәм Мамык авылларында булып, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның яшәү шартлары белән танышты, алга таба аларның язмышын хәл итү буенча уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International