Ремонтка шефлар булыша

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Районның 34 белем бирү учреждениесендә агымдагы ремонт эшләре бара. Гимназиядә бу эшкә шефлары – ТПП “ТатРИТЭКнефть” җәмгыяте дә ярдәм кулын сузган.
– Шефларыбыз биргән 100 мең сум акчаны керү төркеме-болдырны ремонтлауга, коридорларны буяуга һәм спортзалдагы ишекләрне алмаштыруга тотачакбыз, - ди мәктәп директоры Владимир Кашкаров. – Моннан тыш, түбәнең бер өлешен ремонтлыйсы бар. 
Гимназиядә барлык ремонт эшләре дә коллектив көче белән башкарыла. Мәгариф учреждениесе эшләрне 1 августка төгәлләргә планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International