“Әйлән-бәйлән” шәһәрне матурайта

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Шәһәрнең “Әйлән-бәйлән” экологик волонтерлык хәрәкәте күпкатлы йортларның “соры” ишегалларын тәртипкә китереп, аллы-гөлле төстәге чәчәкләргә күммәкче. Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе базасында оешкан әлеге хәрәкәткә районның башка мәктәпләре укучылары да актив кушылган. Биредә табигатькә битараф булмаган 100гә якын укучы-яшьләр тупланган.
– Максатыбыз – балаларны экология проблемасына тарту, - ди республиканың ел укытучысы хәрәкәт җитәкчесе Алла Головенькина. - Бүгенге көндә шәһәр урамнарында чүп-чар өемнәре иң актуаль проблемаларның берседер, мөгаен. Ә бит әлеге чүп-чардан бер дигән иҗат
җимешләре тудырырга була. Атна башында “Әйлән-бәйлән” экологик волонтерлык хәрәкәте “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда һәм “Чыршыкай” балалар бакчасында пластик шешәләрдән чәчәкләр, хайваннар һәм җиләк-җимеш ясау буенча мастер-класслар бирде.
– Шул көннәрдә генә лагеребызда әти-әниләр көне булган иде, - ди “Заречный” җитәкчесе Наталья Тюкаева. – Аңлашылганча, пластик шешәләр дә бик күпләп җыелды. “Әйлән-бәйлән” экологик волонтерлык хәрәкәт әгъзалары бездә кунакта булып, балаларга әлеге шешәләрдән матур, файдалы әйберләр ясау буенча мастер-класс бирделәр. Һәм лагерь территориябез күз алдында төрле чәчәкләр, хайваннар фигуралары белән матурайды. Мондый тәҗрибә уртаклашу чарасына шәһәрнең “Чыршыкай” балалар бакчасы коллективы да бик теләп кушылды. Алга таба “Әйлән-бәйлән” хәрәкәте ташландык материаллардан экологик ишегалды ясарга җыена. Гомумән, Нурлатта мондый ишегаллары соңгы вакытта күзгә күренеп арта башлады. Завод, Совет һәм Ленинград урамнарында күпкатлы йортлар ишегалларында ташландык материаллардан – пластик шешәләрдән, баллоннардан кош-кортлар пәйда булды, чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр калкып чыкты.
Бүген районның “Яшь Гвардия” иҗтимагый оешмасы үткәргән “Табигатьне саклыйк” дип аталган экологик акциягә “әйлән-бәйлән”леләр теләп кушылды. Бу көнне алар бергәләшеп карьерны тәртипкә китерделәр.
– Шәһәр үзәгендәге мәйданны реконстукцияләгәннән соң, аны яшелләндерү эшенә кушылачакбыз,- ди хәрәкәт җитәкчесе. – Шәһәребезне чиста һәм төзек итеп күрәсебез килә. Бу эштә мәктәп укучылары белән беррәттән, шәһәрлеләрнең дә актив булуы сорала әлбәттә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International