Нурлат полициясе яртыеллыкка йомгак ясады

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген, 11 июльдә Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге оператив киңәшмәсендә агымдагы елның I яртыеллыгына йомгак ясады. Киңәшмә эшендә  ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов, район башлыгы Равил Кузюров, район суды, шәһәр прокуратурасы һәм районара тикшерү комитеты вәкилләре катнашты.
Бүлек начальнигы, полиция полковнигы Хафиз Нургатин “2014 елның I яртыеллыгында Россия МВДсы Нурлат районы бүлегенең оператив служба эшчәнлеге турында” хисап ясады. Бүлек яртыеллык эшчәнлек буенча ТРдагы I  категорияле  ОВДлар арасында 6 урынга чыккан. ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов бүлкнең эшчәнлеген тулаем алганда, канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте, алга таба конкрет бурычлар да билгеләде.
Район башлыгы Равил Кузюров хокук саклаучылар белән даими очрашып, аралашып тора. Һәм бүлектәге матур үзгәрешләрдән дә хәбәрдар.  Район җитәкчесе үз чыгышында  коллектив хезмђтенећ позитив якларын билгеләп үтте. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.
Чарада бер төркем хезмәт алдынгылары да билгеләп үтелде. Бүлекнең икътисади иминлек төркеме оперупономоченные Илфат Туешовка полиция майоры дигән дәрәҗә бирелде. Моннан тыш, бер төркем хезмәткәрләргә, бүлек ветераннарына район башлыгының һәм бүлек начальнигының Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International