Мәктәпкә бергәләп җыендылар

2014 елның 11 июле, җомга
–Яхшы укы, әбиеңне тыңла,–диделәр алар малайның аркасыннан сөеп.
Булачак укучы сумкада ниләр барлыгын карарга ашыкты, ә Равил Әфраимович һәм Фатих Сәүбәнович гаилә белән танышып алдылар. Рәсүл дә, 7 сыйныфка барасы апасы Ләйлә дә бүген әбиләре Миннур апа тәрбиясендә. Әниләре вафат, әтиләренең   дә катлаулы операциядән соң тернәкләнүе бик җиңел бармый, ә ике баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк. Район башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутаты бу гаиләгә нәкъ әлеге мәшәкатьләрне җиңеләйтү өчен килделәр дә: “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе кысаларында алар Рәсүлгә шәхси ярдәмнәрен  китерделәр, берочтан апасы Ләйлә дә өлешсез калмады.
Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы  һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов хуплавы буенча “Мәктәпкә җыенырга булыш–2014” республика химаячелек акциясе быелның 7 июленнән Зәй шәһәрендә старт алды. 2007 нче елдан гамәлдә булган әлеге акция кысаларында авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 138474 беренче сыйныфка баручы укучыга 108 млн. 549 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2014-2015 уку елында фаразлар буенча 39044 бала беренче сыйныфка барырга тиеш, 6 меңләп сабый ярдәмгә мохтаҗ. Әлбәттә, авыр хәлдәге башка сыйныф укучыларына да ярдәм артык булмаячак.
Безнең районда быел беренчегә 662 бала барачак, аларның 121сенә һәм 12 башка сыйныф укучысына   хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. Районның оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләре арасыннан бу игелекле эшкә керешүчеләр бар инде. Ел да бернинди авырлыкларсыз башкаралар аны. Быел исә акция игелекләр ае Рамазанга туры килүе белән дә үзенчәлекле әле, һәм ярдәм итәргә теләүчеләр тагы да бар икән.
...Кыска очрашу җылы аралашуга әйләнде, булачак укучы бүләкләрнең әле берсен, әле икенчесен кулыннан куймады. Равил Әфраимович район советы аппараты җитәкчесенә гаиләнең язмышы белән киләчәктә дә кызыксынып торырга кирәклеген искәртергә дә онытмады.Йорт хуҗасы–Миннур ханым олы кунакларга рәхмәтен  җиткерергә ашыкты:
Сабыйларны сөендергән өчен Аллаһ үзегезне куандырсын,–диде ул күңеле тулып. Ә аннан–янә кул бирешүләр: олы кунаклар киләсе эш очрашуына ашыктылар, ә  сабыйлар йөзенә кунган елмаю, игелек шатлыгы өй эчен кояштай балкытып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International