Нурлат укучылары Чабаксарда ял иттеләр

2014 елның 11 июле, җомга
Нурлат районының милли компонентлы мәктәпләреннән алты укучы Чувашиядә ике атна ял итеп кайттылар. Аларны чабаксарлылар үзләре чакырган булган.
“Сәләтле балалар” программасы кысаларында үзара хезмәттәшлек итү ике күрше республикада матур традициягә керде инде. Чувашиянең сәламәтләндерү лагерьларенда һәм шифаханәләрендә Татарстан укучылары белән бергә ел саен  Россиянең чувашлар яши торган башка төбәкләреннән дә балалар ял итеп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International