БЕРЕНЧЕ ИФТАР – СӨЛӘЙМАНОВЛАРДАН

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Кичке эңгер төшеп килә. Чулпан авылы мәчете тирәсендә җанлылык: төрле маркадагы машиналара туктаган, ир-атлар килә-килешкә бер-берсе белән исәнләшәләр:
–Әссәламгаләйкүм!
Бүген - изге Рамазанның беренче көне,  ир-атлар мәчеткә җыелса, бу арада хатын-кызлар авыл Мәдәният йорты залының буеннан-буена куелган  тезелгән  өстәл артында авыл остабикәсе Гәүһәр абыстай Хафизованың вәгазен тыңлыйлар. Өстәлләр мул, әби-апайларның ак яулыклары, пөхтә киемнәре бәйрәм рухы тудыра.
–Чыннан да, бәйрәм бит,–ди шушында аш-су тирәсендә йөрүче Наилә Насыйбуллина.–Бүген, уразаның беренче көнендә Әхтәм Исмәгыйль улы һәм Рәис Әхтәм улы Сөләймановлар ифтар мәҗлесе уздыралар.
–“Агроинвест” бу җиргә инвестор булып килгәннән бирле, 2006нчы елдан шул тәртип: уразаның беренче көнендә ифтарны зур итеп алар үткәрә,–дип сүзгә кушыла бабайлар белән бергә мәчеттән килеп кергән “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы  җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов.– “Сөләйманов Ә.И.” КФХсына, “Юҗная” агрофирмасына һәм Аксубай районының “Аксу-Агро” хуҗалыгына кергән барлык олы һәм кече авылларда да ифтар мәҗлесләре бүген.
Аш мәҗлесе бар шартына туры китереп дәвам итә. Авыз ачкач, ахшам намазы укыла. Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповның  вәгазе табын артындагы өлкәннәр күңеленә дә, мәчеткә йөрүче балалар җанына да ятарлык. Соңгыларын авылның яшь мулласы Әхмәт белән аның җәмәгате Сафия абыстай һич күздән ычкындырмыйлар. Яшь парның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, авылга килүләренә 6 айлап кына вакыт үтсә дә, балалар алар тирәсенә тупланырга өлгергәннәр. Мөселман лагерена да 12 бала йөргән, инвесторлар да, халык та булышкан аны оештыруда.
–Догалар өйрәнәбез, намаз да укырга әзерләнәбез, ураза тотам,–ди Илдан Әндәрҗанов үз яшьтәшләре исеменнән.
Тәмле-татлы хәләл ризыкларны әзерләүдә һәм табынны үткәрүдә мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре йөгереп йөри. Шулай да аның тиешенчә үтүе өчен иң борчылучы кеше Әхтәм Исмәгыйловичның җәмәгате Талия ханым бугай. Һәрберсен ачык йөз белән каршы ала, урнаштыра, җылы итеп сүз алыша. 
–Чулпан миңа бик якын, минем килен булып төшкән авылым. Алар мине, мин аларны бик яраттым,–ди табындагыларга җылы караш ташлап.–Ә ифтар ашлары үткәрү җәмәгатем белән улым Рәис инициативасы. Шөкер, гаиләбездәге һәркем–Әхтәм Исмәгыйлович та, улым, кызым, киявем, үзем дә Хаҗ гамәле кылып, дин кушканча яшәргә тырышабыз.
...Мәҗлес тәмамланып килә, аны үткәрүчеләр исәнлегенә дога кылына.
–Игелекне үз җиреңдә кылу–бик саваплы эш. Шушы җирдә туып, шул җирдә хезмәт алып барган, шушы халык белән эшләгән, яшәгән һәр инвестор да Сөләймановлар кебек игелек кылырга курыкмасын иде,–ди Айрат хәзрәт безгә.– Рамазан–игелекләр ае, быел да ифтар мәҗлесләре үткәрергә теләүчеләр күп, алар алдан язылып куйдылар инде. Динебезнең тантана итүен, халыкның иманга килүен күрү бик сөендерә.
Халык тарала, әмма мәчеттә әле җанлылык: картлар тәравихка җыелалар.Рамазан шундый ай: йокы аз, ашау вакыты чикләнгән, ә менә игелек, шәфкатьлелеккә һич чик юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International