Күпер ремонтланганда, юл өзелмәячәк

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Шушы арада “Мостовик” җәмгыяте Колбай Мораса янындагы зур күперне ремонтлауга керешәчәк. Әмма Нурлат–Казан юлындагы әлеге күперне ремонтлау маршрут транспорты хәрәкәтенә тоткарлык тудырмаячак: ремонт эшенә керешкәнче, күпер төзүчеләр сыйфатлы итеп аны әйләнеп узу юлы төзеделәр. Бүген мастер Алексей Ещев кул астындагы эшчеләр анда соңгы эшләрне башкаралар. Ә күперне ремонтлау аның терәкләрен, култыксаларын һәм өслеген төзәтүне үз эченә ала һәм ул якынча 4 айлап вакытка сузылыр, дип планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International