Комиссия эшен активлаштыру кирәк

2014 елның 27 июне, җомга
Бүген Нурлат районында терроризмга каршы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләрнең берләштерелгән утырышы үтте. Аны Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров алып барды. Утырышта Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин районда терроризм һәм экстремизмның торышы һәм аны профилактикалау, аңа каршы тору чаралары турында" чыгыш ясады. "Нурлат элеваторы" ЯАҖ генераль  директоры Мансур Гайфуллин "Нурлат элеваторы" ЯАҖның инженер-техник ныгытылуы һәм терроризмнан сакланышы торышы турында сөйләде. 125нче янгын часте начальнигы Илхам Курамшин чыгышы Нурлат шәһәре һәм районын янгынга каршы  су белән тәэмин итү тышкы чыганаклары торышын яктыртты. Сөйләшүгә нәтиҗәне район башлыгы Равил Кузюров  ясады. Ул комиссия утырышларында күрсәтелгән тәкъдимнәрнең һичшиксез үтәлешен тәэмин итәргә һәм комиссия эшен активлаштырырга дип таләп куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International