Нурлат сакчылары имтихан тапшырды

2014 елның 27 июне, җомга
Кичә һәм бүген “Витязь” шәхси сак предприятиесенең Нурлат бүлегендә чын мәгънәсендә “кызу” көн – бүлекнең 160 хезмәткәре аттестация үтә. Аттестация 3 дисциплинаны үз эченә ала: хезмәткәрләр компьютерлар артына утырып теоретик белемнәрен сыныйлар, ачык һавада вакытка физик күнегүләр башкаралар, махсус чаралардан куллану күнекмәләрен күрсәтәләр. “Витязь” сак предприятиесе хезмәткәрләре квалификацияләрен 3 елга бер тапкыр раслый икән,  аттестация сакчыларның һөнәри осталыгын тикшерү һәм үстерү максатыннан үткәрелә һәм  аны 1 елдан артыграк эшләгән һәркем узарга тиеш. “Витязь”нең Нурлат бүлегендә бүгенге көндә 200ләп хезмәткәр исәпләнә һәм алар нигездә Нурлатның нефть предприятиеләренә сак хезмәтләре күрсәтә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International