Нурлатта Түләүсез юридик ярдәм көне үтә

2014 елның 27 июне, җомга
Бүген  “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында юристлар, нотариуслар һәм прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итә. Иртәнге 8дән көндезге 11гә кадәр нурлатлыларга  нотариус Ирина Щекач юридик консультация бирде.  Ирина Щекач әйтүенчә, аңа нигездә милекне рәсмиләштерү, йорт һәм участокны бүләк итү килешүен рәсмиләштерү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр. Халыкка түләүсез юридик ярдәм эш көне азагына  кадәр күрсәтеләчәк, нурлатлыларны көндезге 2гә кадәр адвокатлар, 2дән 4кә кадәр прокуратура хезмәткәрләре кабул итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International