Районның өч авыл җирлеге ярдәм Грантлары алды

2014 елның 27 июне, җомга
Агымдагы елның 29 маенда ТР муниципаль бкерәмлекләре советында авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча Республика бәйгесенең оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды. Анда бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Җиңүчеләр арасында безнең районның өч – Әхмәт, Иңа Иглай, Егоркино авыл җирлекләре 1000000 сум гранка ия булдылар. Максатчан юнәлештә бирелгән грантлар авыл җирлекләре тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итә торган объектларның матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын җиһазлауга, төзекләндерүгә тотылыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International