Нурлатлылар конкурста катнаша

2014 елның 27 июне, җомга
“Россия почтасы” һәм “Татмедиа” ААҖнең ел саен үткәрүче конкурсына нурлатлылар да кушылды. 
Конкурс “Татмедиа” ААҖ басмаларына  2014 елга язылны кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Районара почтамттан хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә “районка”га иң күп яздыручы Тюрсовхоздан Марина Титова: ул 216 данә яздырткан. Икенче урынга Фомадан Гөлфия Мингалимова чыкты: ул 206 кешене район газетасына яздырткан. Өченече урында – Урта Камышлыдан 180 кешене районкага яздыручы Евгения Гаврилова. Әмма әбунә төгәлләнергә вакыт бераз бар әле!
Хөрмәтле укучылар! “Дуслык”ка язылу әбунәсенең призлы декадасы төгәлләнергә бер көн калды. Приз фондыбызда 20ләп бүләк бар: сәгать, блендер,  урын-җир җыелмасы, миксер, чәй сервизы һәм башкалар). 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International