- Иртәгә районның 23 мәктәп лагеренда смена төгәләнәчәк, - ди район мәгариф идарәсе методисты Эльмира Шагаева. – 24 көн эчендә барлыгы 1000 бала ял итте. Бу чорда Биляр-Озеро, Киекле һәм Фома урта мәктәпләрендә оешкан хезмәт һәм ял лагерьларында 100 бала ял итте.
Гимназия базасында урнашкан “Маленькая страна” мәктәп яны лагеренда барлыгы 60 бала ял иткән. Педагоглар балаларның ялын мавыктыргыч өчен бар көчләрен куйганнар. Төрле экскурсияләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барган җәйге программадан балалар үзләре дә шат.
- Быелгы җәйге каникуллар яңа очрашулар, танышулар белән башланып китте, - ди лагерьга йөрүче Юлия. –Җәйнең беренче аен мәктәп яны лагереннан башладым. Биредә танышкан яңа дуслар белән аралашуымны алга таба да дәвам итәчәкмен.
Бу атнаның җомгасына кадәр районның 30 авылында эшләгән мөселман лагерьларында да беренче смена төгәлләнә.
- Быел үз лагерьларыбызда 900ләп балага ял һәм дини программа тәкъдим иттек, - ди район мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин. – Бу әле мөселман балалары өчен җәйге ялның бер сменасы гына, икенче смена “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда 5 августтан башланачак.
Район балалары өчен 4 смена ял тәкъдим итүче “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда да сишәмбедән икенче заезд старт алды. Бу чорда биредә районның 125 баласы өчен мавыктыргыч ял программасы әзерләнгән. Бүген һәм иртәгә “Чияле Алан” һәм “Нурсан” сәламәтләндерү лагерьлары да икенче сменага балалар кабул итә башлаячак. Гимназиянең парашют спорты белән шөгыльләнүче кадетлары бу көннәрдә Анапада ял итә.
- Нигездә җәйге ял план нигезендә алып барыла, - ди район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. – Районда балалар ялы программасы бик бай. Балалар җәйге чорда ял итеп, көч һәм энергия туплассын өчен бар шартлар да тудырылган.