Нурлат музее экспозициясе “Уяв” кунакларына да тәкъдим ителәчәк

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее хезмәткәрләре  “Туку тарихы” күчмә-экспозициясен  нәкъ милли бәйрәмнәрдә күрсәтү өчен оештырдылар да.Анда районда яшәүче халыкларның көнкүрешен гәүдәләндергән 80нән артык экспонат тупланган. Болар арасында эш кораллары – җеп чорнау, киндер язу, туку станогы, киндердән тегелгән милли костюмнар һәм башкалар бар. Нурлатлылар болар белән район Сабантуенда танышырга өлгерделәр инде, ул Волгоград, Казан кешеләренең дә игътибарын җәлеп итте. Ә июльнең беренче шимбәсендә узачак “Уяв” бәйрәмендә аны тагы да күп кунаклар күрәчәк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International