Балыкчылар бәхетен сыный

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Һәвәскәр балыкчыларга шушы көннәрдә үз бәхетләрен сынау өчен бер дигән форсат чыгарга тора: 29 июньдә Егоркино авылы янындагы буада “Сувар” республика чуваш газетасы спорт балык тотуы буенча ачык турнир оештыра.Катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге 4тә, ә бәйге үзе 5тә башланачак. 4 сәгать эчендә иң күп балык тотучы җиңүче исеменә лаек булачак, ә иң зур балык тотучыга махсус приз каралган. Шунысы да бар: кармак таягы икедән, аларга беркетелгән кармак янә дә икешәрдән артмаска тиеш. 
Кармакларыгызны әзерләгез, балыкчылар! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International