Район имам-мөхтәсибе Айрат Әюпов Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә, иман һәм Ватан хакына намуслы хезмәте, җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасларын саклауга, Россия халыклары һәм  традицион дини конфессияләре вәкилләре  арасында тынычлык, татулык, һәм игелекле хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат Сабир улы Әюпов “Әбу Бәкер радыяяЛЛаһу анһу” дәрәҗәсендәге “Әл-игътисам”–“Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе баш мөфти  Шәех ул- Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин  имзалаган карар нигезендә әлеге бүләккә Татарстан Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Яр Чаллы  имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да лаек булганнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International