Дүшәмбе көнне районның 20 урта мәктәбендә чыгарылыш кичәләре гөрләде
2014 елның 24 июне, сишәмбе
Районның 386 чыгарылыш укучысы олы тормыш юлына аяк басты.
-Шөкер, бар да тыныч узды, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Неля Гыйззәтуллина. – Бар да планлаштырылганча булды: иртәнге якта аттестатлар тараттык, кичке якта кафеларда чыгарылыш кичәләре узды, ә аннан традицион табигать кочагында таң каршы алу.