Район башлыгы солдатлар белән очрашты

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Бүген, 17 июнь көнне, администрациянең конференц-залында район башлыгы Равиль Кузюров армия  срокларын тутырып кайткан солдатлар белән очрашты. Егетләр арасында хәрби бүләкләр белән кайтучылар да бар иде. Түгәрәк өстәл артында барган очрашуда Равил Әфрәимович һәр солдат белән шәхсән танышты, аларның киләчәккә планнары белән уртаклашты. Егетләр армиядә төрле һөнәрләр үзләштергәннәр: алар арасында бүлек командирлары, янгын сүндерүчеләр, атучылар, снайперлар һәм башкалар бар иде. Шунда ук район башлыгы районның перспективалары белән таныштырып үтте.
 - Бар да сездән тора, - диде Равил Кузюров. - Активлык һәм теләк булганда, бар да әйбәт булачак. Егетләр шулай ук киләчәккә үз планнары белән уртаклаштылар. Кемдер ВУЗда укуын дәвам итәчәк, кемдер эшкә урнашачак. Армия мәктәбен узган кичәге солдатлар район җитәкчелеге ярдәме белән хыялларын тормышка ашырачакларына өметләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International