Үзәк мәйданда фонтан кала, фонарьлар барлыкка киләчәк

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Үзәк мәйданда реконструкция эшләре дәвам итә. Эскиз проекты инде эшләнгән, район башлыгы Равил Кузюров аны хуплаган. 
Подряд оешмалары көче белән инде проектны тормышка ашыра да башладылар. Проект сурәтеннән күренгәнчә, үзәк мәйдан шәһәрлеләр һәм Нурлат кунаклары каршында яңа кыяфәттә торгызылачак. Кайбер элементлар яңартылачак, биредә фонарьлар, эскәмияләр, яшел аллея зонасы барлыкка киләчәк. Җентеклерәк мәгълүмат белән тиздән объектның үзендә үк танышып булачак: якын араларда биредә подрядчы, тапшыру срогын күрсәтеп аншлаг куячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International