Күз угында яшүсмерләр

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Районда “Яшүсмер-2014” комплекслы оператив профилактик акциясе старт алды. Операция кысаларында районның барлык авыл җирлекләрендә профилактик чаралар узачак. Полиция хезмәткәрләре бу чорда балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, хокук бозуларны кисәтү кебек мәсьәләләргә аеруча игътибар бирәчәк. Бүгенге көндә  балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә 19 бала исәптә тора. Шуларның 10сы каникуллар чорында “Звездный десант” лагеренда ял итәргә планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International